НӘЗАКӘТЛЕЛЕК и. 1) Нәзакәтле, әдәпле булу үзлеге. Хәтта ул [Гөлчирә] кунагын кисәтүне яки, артык нәзакәтлелек күрсәтеп, нинди дә булса ясалма төчелекләр әйтеп торуны да кирәк тапмады. Ф.Хөсни. Дөрес, үзара мөнәсәбәтләрдә бернинди нәзакәтлелек юк, ләкин бер-берләрен яхшы аңлыйлар булса кирәк – «алыш-биреш», гомумән, гаугасыз, тыныч-шома гына бара. Ә.Еники. Башта әле ул [очрашу] нәзакәтлелек белән, әдәп кагыйдәләре чикләрендә бара. М.Гайнетдинов 2) к. нәзакәт (1 мәгъ.). Үрбәт үзенә бер нәзакәтлелек белән йөзен ачыбрак куйды да иренә ике кулын сузды. М.Әмирханов. «Сезне фәлән кеше фәлән дип әйтте», – дип, куштан хатыннарча авызын бишкә бөреп, тәмләп-тәмләп, сүз ләззәтен югалтмаска тырышкандай, үзенчә бер нәзакәтлелек белән сөйләргә керешә. С.Поварисов |