НӘЗАКӘТЛЕК и. ялг. к. нәзакәтлелек. «Дәһшәтле» комиссарның мондый нәзакәтлек күрсәтүе миңа, билгеле, бик сәер тоелды. Ә.Еники. Таймасның нәүмиз күңелен, сагыш-хәсрәтләрен, сагынуларын ул яхшы аңлый, ә табигый нәзакәтлеге аңа, саксыз сүз ычкындырып, малайны рәнҗетмәскә куша иде. А.Тимергалин |