НӘЗАКӘТЛЕ с. 1. 1) Нәфис, матур; грацияле. Хәрәкәтләре шулкадәр дә нәзакәтле иде аның... Р.Зәйдулла // Нечкә. Сәйдәшевнең нечкә лирик вә нәзакәтле музыкасы ямь өстенә ямь биреп, спектакльне тагын да тулыландыра, зур уңыштан канатланган композитор яңа көйләр, арияләр яза. М.Сәлимҗанов. Шәһәр баласы татар теленең нәзакәтле матурлыгын, аһәңен Тукай аша тоя. Сөембикә 2) Әдәпле, игътибарлы, кечелекле. Матур кыз зур ыспайлык белән урындыкка утыргач, егеткә ихтирам күрсәтеп нәзакәтле кыяфәт белән: – Вакытсыз борчуым өчен гафу итегез!.. – диде. К.Тинчурин. Аннары бу яңа кунак үз-үзен тотышы белән дә тегеләрдән нык кына аерыла: мөгамәләсе һәрвакытта нәзакәтле, ә ашау-эчүгә килгәндә шактый талымлы. Ә.Еники. Эльмира – шәһәр кызы, нәзакәтле, сөйләшүе дә интеллектуаль, кинодан кайтканда, ул күбрәк Камю, Кафка, Зигмунд Фрейд турында сөйли. Р.Зәйдулла 2. рәв. мәгъ. Әдәпле итеп, әдәп белән, тыйнак кына. Салих әфәнде үзен бик әдәпле һәм нәзакәтле тотты ич. Ә.Еники. Ул [Бикчәнтәев] хәзер аеруча җыйнак, пөхтә, хәтта нәзакәтле елмаеп кына сөйли һәм «сез» дип кенә эндәшә. И.Салахов |