НӘЗАКӘТЛӘНҮ ф. Бик әдәпле, нәзакәтле булып китү яки шундый булып кылану Нәзакәтләнә бару Торган саен тагын да нәзакәтләнү Нәзакәтләнеп китү Соңгы вакытта нәзакәтләнү; чамадан тыш нәзакәтләнү. Моннан соң үтә нәзакәтләнеп киткән Әсфан, Гөлчирәнең кулыннан помидор, кыяр тутырылган сеткасын да алып, базарга ни өчен килгәнлеген исеннән үк чыгарган хәлдә, ханымны озата китте. Ф.Хөсни Нәзакәтләнеп тору Нәзакәтле булып күренергә тырышу, шундый булып кылану Нәзакәтләнеп утыру к. сөйл. нәзакәтләнеп тору |