НӘЗАКӘТ и. фар. 1) Нәфислек, матурлык (тышкы кыяфәттә, хәрәкәтләрдә). Газизем, булма такмакчы; Матур гөлләргә бул былбыл, Нәзакәт багына сакчы! Дәрдемәнд. Мин үзем әдәп, Үзем нәзакәт! Дөнья үземә Итсен итагать! Ш.Бабич. --- аның һәр хәрәкәтендә инде шактый тәҗрибәле ханымнарда гына була торган нәзакәт сизелеп тора иде... Р.Зәйдулла 2) Әдәплелек, тыйнаклык, нечкәлек (мөгамәләдә һ.б.ш.да). Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи. Мәкаль ◊ Нәзакәт сату Шаблон комплиментлар әйтеп тәкәллефләнү, төчеләнү. Ярар, безнең алда бик нәзакәт сатма. Без байбәтчәләр түгел. И.Богданов |