НӘҖЕСЛӘ’Ү ф. Шакшылау, пычрату, нәҗес, эшкә яраксыз итү. Көчкә хәзерләп китерделәр [шулпаны], тычкан төшеп нәҗесләде – ашап булмады. К.Насыйри. Буржуазия кибет ачып, --- идеология дөньясын да үзенең пычрак фикерләре белән нәҗесләмәк була. Г.Ибраһимов. Үз оясын пычратмады кошлар, Үз дөньясын бәндә нәҗесләде. Ә.Баян Нәҗесләп тору Гел, һәрдаим нәҗесләү Нәҗесләп бетерү Тәмам нәҗесләү |