НӘҖЕС с. гар. 1. 1) Шакшы, пычрак. Алдына китереп капкачын ачып куйгач, кул тиермәстән әүвәл, ике тычкан түбәләшеп югарыдан савытның эченә төштеләр, тәгам нәҗес булды. К.Насыйри. Зәки мәхдүм кергән өйнең мәнзарасы менә шул рәвештә иде: ишек төбендә һәртөрле чүпләр вә нәҗес нәрсәләр өелгән, бер сулы таз ---. Г.Ибраһимов. Колчак гаскәрен нәҗес пумала белән Япон диңгезенә себереп төшергәч, Солтанга анда эш калмаган. Г.Ахунов

2) күч. Җирәнү, чиркану хисләре уята торган. Язучыларның киңәйтелгән гомуми җыелышы, искиткеч бердәм рәвештә, бу мәкаләдәге нәҗес ялаларны кире каккан иде. Х.Туфан. Карышсаң, җаена тормасаң, нәҗес эшләр кылсаң, утлы кисәү белән тукмап, әллә кая упкынга да китереп сала икән ул. С.Поварисов

2. и. мәгъ. 1) Пычрак, шакшы, әшәке нәрсә. Саф алтынны нәҗескә буяу илән Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс! Акмулла. Тышкы яктан «слав» сыман да ул [Ярослав Смеляков], Җан, күрәсең, нәҗес тәпәне: Ваклый, мана кара фикерләргә Шигырь дигән алтын тәңкәне. Х.Туфан

2) Ачулану, тиргәү сүзе. [Бикморза:] Кит, нәҗес, якын киләсе булма! Ф.Бурнаш. [Закир:] Сез нәҗесләрнең шомлыгы аркасында мондый бәхетсезлекләргә очрадым. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә