НӘҖАСӘТ и. гар. Пычраклык, нәҗес, пычрак (әшәке) әйбер, шакшы нәрсә. Фәкать акча җыю белән ләззәтләнмәк нәҗасәт вә үләксә белән ләззәтләнүче эт кебектер. К.Насыйри. Спиртның яна торганына да, ага торганына да нәҗасәт түгәргә фәрман бирелде. М.Галәү. --- романның төп герое Мотаһар --- үлгәндә, кулына пумала һәм чиста сулы чиләк тотып, Кремльнең сәяси нәҗасәттән, татардан көлү нәҗасәтеннән, Иван Грозный басып алгач, каннан пычранган диварларын юдыра башлый. Р.Вәлиев |