НӘГЪРӘ и. гар. иск. кит. Ачы, каты тавыш; акырыш-бакырыш. Нәгърәләр белән Диюне уята; Һич уянмый йокысыннан, ул ята. Г.Тукай. Иртә намазы укылып, кояш чыга башлаган вакытта көньяк-көнчыгыш тарафыннан да, төньяк-көнбатыштан да сугыш быргыларының нәгърәсе кызыл шәфәкъ балкышына асылынып калды. Ф.Яхин. Сезнең тормышыгыз нәгърәдән гыйбарәт. М.Хуҗин ◊ Нәгърә ору 1) Акырыну; акыру, бакыру; кычкыру. Иске низам котырып, җан бирә нәгърә орып, шашадыр торып-торып каргалганын белдея. М.Гали. Хуҗа хатын сәхнәдән торып залга нәгърәләр орды. М.Мәһдиев. Ермакның бу сүзеннән соң казаклар, рухланып китеп, нәгърәләр орырга тотындылар. Ф.Бәйрәмова; 2) Бик каты ачулану, җикеренү. Ул [М.Әгъләмов] биегәеп китә, мәһабәт каһарман кыяфәтенә керә, тавышы бөереннән чыга башлый, ул гайрәт белән гаделсезлеккә каршы нәгърә ора. Р.Батулла |