НӘГЪЛӘТ и. гар. сөйл. к. ләгънәт. – Бер нәгъләт суккыры коены томалап куйган әле менә, ни ачуы булгандыр, – диде [Мәүлиха апа]. А.Гыйләҗев. – Бу нәгъләткә ышанырга ярамый, иптәш: исеңдәдер, теге Марфа Петровна ничек кабартмалар белән сыйлый иде үзен, – диде [солдат]. Ш.Камал. [Асрау кыз (күзләрен зурайтып):] Нәгъләт яуган икән! Тагы кемне әрәм итә икән? Г.Исхакый |