НӘБАТ и. гар. иск. кит. Үсемлек. Йиде йыл күкдән йагмур һич йагмади, һәм дәхи йирдән нәбат һич үнмәди. Кол Гали. Кыш көнендә үләнләр(е) йирдә черер, Яз булдисә, нәбат нигъмәт үсә торыр. Мәүла Колый. Башка орлыкларның корып, кибеп калуы дөньяга нәбат чыгармый. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә