НАЯНЛЫК и. 1) Шуклык, уенчаклык, шаянлык. Монда Дилбәрнең йөгәнсез наянлыгы, уйламыйча әйтелә торган беркатлы шаян сүзләре көчсез иде. К.Тимбикова. Алсу класста үзенең наянлыгы белән аерылып тора. Мәгърифәт

2) Кыланчыклык, хәйләкәрлек, хәйлә, мутлык. Шуннан ул [Тычкан] бер наянлык уйлап: – Болай талаштан берни дә чыкмас, без елның килгәнен карап-күзәтеп торыйк, кайсыбыз алдан күрсә, шул ел башы булыр! – дип чыйкылдый. Әкият. Рәшитне уятып маташмадылар, шуңа күрә әлегә аның бу соңгы наянлыгы кайчан һәм ничек эшләнгәнлеге ачыкланмый калды. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә