НАЯН с. 1. 1) Шаян, шук, уенчак. Нургали бик наян булды. М.Мәһдиев. Пәрдә артында уйнап торган наян нурлар бүлмәгә кереп тулды. А.Гыйләҗев. Күп кошларны җылы якка куып, Урам буйлап наян көз йөри. Г.Рәхим 2) Шаянлыкны белдергән. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, тәгәрәсә дә шул агачныкы булып кала, күп очракта бу наян сүз үтә рас килә, ул – атага, кыз анага охшый. А.Гыйләҗев 3) Хәйләкәр, мут 2. рәв. мәгъ. Шаяртып; кыланыбрак. Эльмира наян елмаеп әтисенең галстугын төзәтеп куйды. Р.Зәйдулла 3. и. мәгъ. Шаян, шук кеше. Хәзрәткә шулар булышканнар булса кирәк, наяннар. К.Тинчурин. – Синең белешләрең арасында да наяннар бар икән! – диде Луиза, яратмыйча. А.Гыйләҗев |