НАШИР и. гар. Матбугат әсәрләрен бастырып чыгаручы, нәшрият хуҗасы. Наширләр бер-бер артлы Тукай китапларының яңа басмаларын чыгара башлыйлар. И.Нуруллин. --- революциягә кадәр бу бакчаның хуҗасы берәр тиенлек кенә китаплар бастырып сатучы бер нашир булган, ди. Ә.Еники. XIX йөзнең ахыры – XX йөзнең башында кыйсса китапларын бастырып таратуда бигрәк тә борадәран Кәримовлар, Хөсәенов варислары, китапчы Кәтиевләр, Кадыйров, Минһаҗетдинов, Бәкеров кебек наширләр активлык күрсәтәләр. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә