НАШАТЫ’РЬ СПИРТЫ и. хим. Суда эретелгән аммиак, төссез, үтә күренмәле, зәһәр исле очучан сыеклык. Зөһрәгә шкафтан нашатырь спирты алырга куштым. Н.Фәттах. Төрткәләп уятып карадылар, башына дәү чүмеч тутырып сап-салкын су сиптеләр, куш йодрык сыярлык борын тишекләренә нашатырь спирты бөркеделәр, җилпуч хәтле колакларын удылар – уянмады Кирам. А.Гыйләҗев. Һушына килгәндә, олырак яшьтәгесе пистолетын биленә тыккан һәм аның борын төбендә нашатырь спиртына манчыган мамык тотып тора иде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә