НАШАТЫРЬ и. гар. хим. 1) Техникада һәм медицинада кулланыла торган ак кристаллик матдә, аммоний хлориды, нишатыр. Ни әйтсә – зәһәр чыга, ни сөйләсә – ярага нашатырь сибә [Васфикамал]. М.Мәһдиев. Алтын ясау турында хыялланган Апанаевның берәр җирдә нашатырь кебек матдәсе дә бардыр, бәлки... А.Тимергалин 2) сөйл. к. нашатырь спирты. Көек исеннән парламентлар, илләр исергән – кояшка да берсе таш атыр... Тизрәк, тизрәк, тизрәк – нашатырь! Р.Харис ◊ Нашатырь (нишатыр) кыстыргандай (кебек, шикелле) 1) Тиктормас, тынгысыз, кыбырсык кешегә карата; 2) Бик тиз, бик кызу. Тамбурда үтәли туңган бичаралар, посттан бушау белән, нашатырь кыстыргандай, тизрәк вагонга чабалар. Ә.Еники. Баксаң, «җен эшергән» Хәсән тыкрыгы чатында Кәлимулласының каршына Габдрахманның сары тракторы арт ягына нашатырь кыстырган Хуҗа Насретдин ишәге шикелле килеп чыккан да өстенә саз сулары чәчрәтеп узган. М.Шаһимәрдәнов |