НАЧАРЛЫК и. 1) Начар, яман, яраксыз булу. Башкалар эш шартларының начарлыгыннан зарланганда да, Тәнзилә катнашмады. А.Гыйләҗев

2) Кемгә дә булса эшләнгән явызлык, әшәкелек, усаллык, яманлык. Аларның [күп кенә кешеләрнең] күзләре күрми, колаклары хакны ишетүдән саңгырау, йөрәкләре һәртөрле начарлыктан тыймый. Р.Юныс. Күршеләрнең дә шаяртуларында начарлык юк кебек ---. Ф.Яхин

3) Әдәпсезлек, яман гамәл, хупланмый торган эш. [Садыйк:] Мин, алтмышка кадәр яшем җитеп, андый начарлык эшләгәнем юк иде, хәзер чәчем агаргач кына, ул эшкә тотынмам. Г.Исхакый. Китабыны пычратмас, начарлыкны яратмас, Ялкау балалар кебек уйнап-көлеп тик ятмас. М.Гафури

4) Сыйфатсызлык, хасияте тиешле дәрәҗәдә булмаган. Чүпрәнең начарлыгы аркасында, камыр кабармады



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә