НАЧАРЛАНУ ф. 1) Начар хәлгә килү, бозылу. Теш начарланса, иң беренче чиратта ашказаны, аннан йөрәк эштән чыгуы мөмкин. М.Мәһдиев. Һава шартлары начарланды 2) Нәрсәнең дә булса элеккегә, баштагыга караганда начар якка үзгәрүе. Фронтта хәлләр яхшырды, эш җиңүгә таба китте, әмма... тылның хәле бик начарланды. Ә.Еники. Тавышымнан да танымыйсыңмы? Карале, хәтер начарланган икән синең. Т.Миңнуллин 3) Сәламәтлеге бик авыр хәлгә җитү, үлем хәленә җитү (авыру тур.). Февраль ахырына таба Тукайның саулыгы тәмам начарлана. И.Нуруллин. Бөтен тәнен бетчә басты, коса башлады, сәламәтлеге бөтенләй начарланды. Безнең гәҗит Начарлана бару Торган саен начарлану. Аякның хәле көннән-көн начарлана барды, бара-тора агачка әйләнде. К.Тинчурин. Башта торып китәрмен дигән өмет белән ятты, күршеләрнең, калага улларына хәбәр итик, дигән сүзләрен дә кире какты, әмма ләкин хәле аның [Акъәбинең] отыры начарлана барды. Ә.Еники. Әнә Фәхрениса абызтай никадәр сөлек салдырды, никадәр мөгез утыртты, үзе һаман начарлана гына барды. Г.Исхакый Начарлана башлау Начарлану ягына үзгәрү. Күзенең берсе күрми, хәзер икенчесе дә начарлана башлаган. Безнең гәҗит Начарлана төшү Тагын да ныграк начарлану. Төнлә белән олуг кенәзнең хәле тагы да начарлана төште, тәне кызышты, сулышы кайнарланды. М.Хәбибуллин Начарланып китү Алдагыга, элеккегә караганда начар якка үзгәрә башлау. – Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә, – диде Шәяхмәт, читкә карап кына. М.Мәһдиев. Соңгы көннәрдә карчыкның хәле бөтенләй начарланып китте. Ә.Еники. [Маннапов:] Йөрәк дигәннән... Ул синең бик начарланып киткән икән, ә? С.Поварисов |