НАЧАРАЮ ф. сөйл. к. начарлану. – Әлхәмделилләһи раббилгаләмин, әлегә сәламәтбез, тик менә эшләребез генә бераз начарайды, – дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде. З.Бигиев. Дөрестән дә, соңгы елда Явыз Иванның сәламәтлеге күзгә күренеп начарайды, ул шешенә башлады, һәм тәненнән яман ис таралды. Ф.Бәйрәмова

Начарая бару Торган саен начараю. 55 яшькә җиткәндә, организмдагы су тоткарлануы һаман начарая бара. Шәһри Казан

Начарая башлау Соңгы арада начараю ягына үзгәрү. Башта хәлләре стабиль булды, ләкин палаталарга озатуга начарая башлады. В.Исламетдин. Вәсимәнең күзләре көннән-көн начарая башлагач кына, табибларга мөрәҗәгать итеп карарга уйлады ул. Безнең гәҗит

Начарая төшү Тагын бераз начараю. Окоп казырга баргач эләктереп калган салкын тиюдән ул берничек тә арына алмады: аның хәле көннән-көн начарая төште. Ш.Алпар

Начараеп китү Соңгы вакытта начар якка үзгәрү. Октябрь бәйрәменнән соң көннәр начараеп киткән иде. Б.Ислам



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә