НАЧАР с. фар. 1. 1) Уңай сыйфатлары яки үзлекләре булмаган; түбән сыйфатлы; түбән бәя бирелә торган; киресе: яхшы. Яхшы атка бер камчы, начар атка мең камчы. Мәкаль. Биш министр да бүленеп, барысы да начар киемнәр киенеп, үзләре белән унар солдат алып таралдылар, ди, илнең төрле ягына. А.Алиш. Начар эш-гамәлләр үзеңә начарлык булып кайта. Ф.Яруллин 2) Куелган таләпләргә туры килми торган, актуаль түгел, оста башкарылмаган, уңышлы чыкмаган (әдәбият, сәнгать әсәрләре тур.). Мин синең хатыңны начар спектакльдә сөйләнгән монологның язма варианты дияр идем. Г.Минский. Олпат актёрларыбызның иң югары дәрәҗәдәге рольләре бар – начар фильмда уйнаулары белән тәбриклисе килми. С.Гаффарова. Әдәби сәләте «Сагыну» дигән, мәхәббәт турындагы начар хикәядән ары уза алмаган карт бу кешенең икейөзлелеге аны тәмам чыгырдан чыгара язды. М.Шаһимәрдәнов 3) Күңелсез, әйбәт булмаган, көтелмәгән. – Төгәл, без тикшердек инде, хата юк, бу – татар теле, – дип пышылдады ярдәмче, шефына шундый начар яңалык әйткәненә үзе дә шат түгел иде инде. В.Исламетдин. Ни өчендер бездә бер начар фикер йөри: әгәр кеше бай икән яки югары постта утыра икән, димәк, аның бәгыре – таш, күңелендә – бозлар... Ф.Яруллин 4) Һава, ел фасыллары турында сөйләгәндә: бик салкын я бик эссе, рәхәт булмаган, күңелгә ятышсыз. Ул, шәһәргә аяк баскан көннән башлап эштән башын күтәрмәгәнгә, Алла биргән көнне тук уздыру, урынсыз калу кайгыларыннан бушанмаганга, начар һава, яхшы һава дигән тәклифләрне тикшерергә дә аның вакыты юк иде. К.Тинчурин 5) Үз эшендә тәҗрибәсе аз булган, оста булмаган, булдыксыз, квалификациясез (нинди дә булса эшне башкаручы тур.). Начар останың коралы үтми. Мәкаль. Мин начар көтүче түгел идем, таралган көтүне минут эчендә туплый идем... А.Алиш. Фатирга керүгә үк, елаудан шешенеп беткән әнисе, ике нәни йодрыгын күтәреп, начар актрисалар кебек иреннәрен җәеп, Гайнанның өстенә килде. Р.Зәйдулла 6) Түбән әхлаклы, уңай сыйфатлары аз булган. Начар кеше кеше кулы белән елан тотарга ярата. Мәкаль. Фәсих яманат чыгарган егет түгел, мәгәр Сәфәр дә начар кеше түгел иде. М.Шаһимәрдәнов 7) Үз-үзен тотышы, зәвыгы һ.б. ягыннан тупас, оятсыз, вульгар. Начар холык өчен акыллыны юләр диләр. Мәкаль. Бүтән малайларга иярмә. Начар малайлар да бар бит, кара аны... Г.Гыйльманов. Мәрхүмнең үз хатыны белән начар мөгамәләдә яшәүләрен яхшы белгән участок милиционеры тикшерүчеләргә дөрес юнәлеш бирә. Шәһри Казан 8) Авыр йогынты ясый торган; күңелсез тәэсир итә торган (кәеф, төш һ.б.). Кич белән кәеф начар иде, һәм әрнетеп эч пошты. Ә.Еники. Җәй айлары турында начар кәеф белән язып булмый. Т.Миңнуллин. [Камил] Начар төш күрде, саташып бетте, бастырылды... Г.Гыйльманов 9) Әдәпсез, әшәке; кемнедер гаепли торган (сүзләр тур.). --- Мин Сөләймановтан сезнең хакта андый начар сүз ишеткәнем юк. Ә.Еники. Күсәкләр, юан баулар күтәргән кешеләр, Сәлимнең әтисен начар сүзләр белән тирги-тирги, кайдадыр йөгерәләр иде. Г.Гобәй. Ниндидер начар сүз белән зәһәр итеп әйтмәкче иде дә Сабир, сабыр канатларын төзәтеп тынычланды. Ф.Яхин // Уңай булмаган, тискәре (җавап, сүз һ.б.). Җитте! Менә нәрсә, Марат, син беркайчан да кешегә сөйгәне турында начар сүз әйтмә, аңладыңмы? Хәтта дөрес сүз булса да. Р.Шәрипов 10) Авыруның хәле өметсез булу турында. Шул ук көнне доктор да: «Авыруның хәле начар, озак торса, өч көн торыр, алайга да бармас, сез инде аны ташламагыз, дуслары җыелышып, бер тәртип илә һәрвакыт берегез янында булыгыз», – диде. Ш.Әхмәров 11) Сан, күләм ягыннан җитәрлек булмаган; аз, түбән. Начар хезмәт хакы 12) махс. Түбән (билге, бәяләмә). Безнең тирән ышануыбызча, укытучы бары тик укучыны тотар, батырыр, икеле (ул заманнарда – «начар») билгесе куяр өчен генә дөньяга килгән иде. М.Мәһдиев. Мәктәптән начар билгеләр алып кайтканы өчен, ун яшьлек кыз баланы ата-анасы ач тотып, кыйнап торган. Ватаным Татарстан 2. рәв. мәгъ. Тиешенчә, кирәгенчә, таләп ителгәнчә түгел. Юкса начар семья аркасында тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар җәмәгать эшенә начар тәэсир итә. Г.Кутуй. Чирмешәндә беренче секретарь булып начар эшләмәде бит [Мостафин]. Ә.Еники. [Илдус:] Кара, чыннан да, начар күрәм түгелме соң? К.Ситдыйков 3. хәб. мәгъ. 1) Яхшы түгел; күңелсез; күңелгә ятышсыз; тискәре сыйфатлы. [Зөләйха:] Бүген хәлем бигрәк начар. Бөтен йирдән тәнем бердән, --- сөякләрем аерым-аерым сызлый. Г.Исхакый. Билгеле, аның кәефе начар, күңеле төшенке, ул ярлы, кирәкле әйберен алалмый, йортын төзәтәлми. М.Миначев. Әхәт Гаффарның хикәясендә тел һич тә начар түгел, бу язучы хикәяли белә, бөтен язучылар да «аның каравы» дип хата язганда, Гаффар дөрес итеп «аның каруы» дип яза. Татарстан яшьләре 2) Аз, җитәрлек түгел. Үләннең үсүе начар. Тамак ягы начар 4. и. мәгъ. Яхшы, уңай булмаган, тискәре, күңелсез нәрсә, хәл, вакыйга һ.б.ш. Начарны күрмәгән яхшының кадерен белмәс. Мәкаль ◊ Начар юлга басу к. начар юлдан китү. – Минем кече малай начар юлга басты бит, – дип, янында торган егетнең җиңеннән тотты [Шәяхмәт]. М.Мәһдиев. Начар юлдан китү Закон, әхлак һ.б.ш. кагыйдәләрне бозу, бозыклыкка бирелү. Иптәшләре дә җыен башкисәр булды. Күпме әйтеп, үгетләп карадым – колакка алмады. Шуларга ияреп начар юлга кереп китте. Ватаным Татарстан |