НАЧА’ЛЬСТВО и. сөйл. 1) җый. Җитәкчелек, башлыклар, идарә итүчеләр, эш башында торучылар. Начальство белән ызгыша башласаң, ашарсың әпәйне, тот!.. А.Гыйләҗев. Начальство директорлыкка димләде. Риза булдым. Л.-Х.Таналин. [Эльфа:] Безнең бар икәнлекне начальство да күптән оныткан инде. И.Зәйниев 2) Җитәкче, хуҗа, начальник. Ул чакларда бит авылга начальство гел читтән килә иде дә авыл халкын дер калтыратып тора иде. Безнең гәҗит |