НАЦИСТ и. нем. сәяси Нацизм тарафдары; нацист партиясе әгъзасы. Бу кан өчен нацист кына түгел, Черчиллең дә мәсьүл, Көнбатыш! Х.Туфан. Нацистларга таяну һәм ышану зур хата булганлыгы да аңлашыла, чөнки хыянәтчел режим үзе дә башка халык вәкилләрендә вакытлыча юлдаш, бары тик үз планнарын үтәүдә инструмент кына күргән. И.Гыйләҗев. Русиядә күпләр әле дә, совет гаскәрләре Польшага нацистлар һөҗүменә каршы торуда ярдәм итү өчен кергән дигән, совет чорында уйлап чыгарылган аңлатма белән яши. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә