НАХИЯ и. гар. иск. Административ бүленештә: өлкә, төбәк, район, өяз, провинция. Олуг мәрхәмәт вә мәртәбә иясе, газаматлу падишаһу әгъзам Икенче Николай бине Александр хәзрәтләренә вә аның ханәданы гаиләләренә безки садыйк тәбәгаләрегез – Казан вилаяте, Казан нахиясе, Чәүкәле булысы, Мәүла Колый карьясе мөселманнарыннан. М.Галәү. Казан нахиясендә аның сөфрәсеннән нигъмәт ашамаган адәмнәр бик аздыр. К.Насыйри. Шуны бөтен ифраде милләт аңлаганга, бөтен шәһәрләремез, авылларымыз, вилаятьләремез, нахияләремез оешмалар белән тулды. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә