НАХАЛ и. рус сөйл. Чиктән тыш оятсыз, әхлакый кагыйдәләргә буйсынмаучы кеше. Нәкъ җәядәй тартыла да Киерелә дә кашларың, Һәр нахалны телсез итә Бер сүз әйтеп ташлавың. Х.Туфан. Чөнки ул үзе – колхоз осталарыннан, капка гына түгел, өй салдырып кергән кеше, һәм теге нахалның, шуны белеп, аның йөзенә мыскыллы көлеп каравы бар. Ә.Еники. [Хәмзәт:] Әнә теге нахал кебек танышырга кыюлыгым җитмәде. Э.Яһудин |