НАХАК с. 1. 1) Сәбәпсез, нигезсез, дәлилләнмәгән. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде ---. М.Мәһдиев. Әгәр бит аның шиге нахак булса, мин үземне нишләтмәс идем. Ә.Еники. Нахак сүз – арттан атылган агулы ук. М.Мирза. Кеше гомере өзелү, --- гаиләсенә гомерлек итеп ябышкан нахак бәла аркасында кичерелгән кимсетү-җәберләүләр өчен җавабын кем бирер? Сөембикә

2) Законсыз, законга каршы; хокуксыз. Чакырып алдылар да нахак юллар белән җыйган сәрмаясын дәүләткә кайтарып бирүен таләп иттеләр ---. Р.Мирхәйдәров

2. рәв. мәгъ. Хаксызга, урынсызга. Зарлану булып чыкмасын дип, ул [Шәйхи абзый] Нургалинең нахак әйткән сүзләрен --- мөмкин кадәр йомшартып сөйләргә тырышты ---. Ә.Еники. Нигә ул нахак сөйләп үз башына гөнаһ ала икән? Сөембикә

3. хәб. сүз Дөрес түгел, ялган, яла. [Җанбай:] Нахак, олуг хан, ышанма дошман сүзенә. Ю.Сафиуллин. – Нахак! – дидем мин. – Тулай торакка барып сорашыгыз. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә