НАФТАЛИНЛЫ с. 1) Составында нафталин булган, нафталин кушылган. Хәер, ападан бер ишетеп калган идем: базарда, имеш, чи тиреләрдән селкеп җыйган нафталинлы тоз саталар, дип... Ә.Еники 2) күч. Күптән үткән, искергән. Иң аянычы: татар матбагачыларының күпчелегендә бүген сәяси аң бик түбән, алар һаман толерантлык әкиятенә ышанып, катнаш никахларга мәдхия җырлап, авыл карчыкларының «сугыш кына булмасын» дигән сүзләренә таянып, нафталинлы иске заманнарны сагынып, туган авыл, җыр-бию темалары арасында «иҗат» итәләр. Ф.Бәйрәмова // Искергән, актуальлеген югалткан (идеяләр, фикерләр һ.б.ш.). [Моратов үзенең] Әллә кайчангы нафталинлы фикерләре белән халыкны ялыктыра, йөдәтә, интектерә, тинтерәтә, башын катыра. А.Гыйләҗев |