НАФТАЛИНЛА’У ф. Көядән саклау өчен, йон яки башка төр тукымаларга нафталин сибү яисә кую. Шуның өстенә исләр: ат исе, камыт күне, яңа чапкан печән, кыш буе сандыкта нафталинлап яткырылган күлмәк, ефәк шәл исе --- – болар барысы, музыка, ис, чуар төсләр кешене табигый халәтеннән күпмегәдер аерып ала, һәм кеше исәрләнә... М.Мәһдиев

Нафталинлап кую Озакка нафталинлау. Радиогыздан нафталин исе килә, диючеләргә: «Кадерле, яхшы әйберне генә нафталинлап куялар, иң мөһиме, фәхешханә, сыраханә исе килмәсен», – дияр идем. Безнең гәҗит

Нафталинлап тору Әледән-әле нафталинлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә