НАФТАЛИН и. гр. Ташкүмер сумаласыннан куу юлы белән ясалып, йон тукымаларны һәм мехларны көядән саклау өчен, шулай ук техникада һәм медицинада кулланыла торган көчле исле ак кристалл матдә. Шуның өстенә исләр: ат исе, камыт күне, яңа чапкан печән, нафталин исе сеңгән күлмәк, ефәк шәл исе. М.Мәһдиев. Бу җирдәге һава көне-төне кызган май, сабын исләре белән аралаш нафталин исенә тынчып тора. К.Тинчурин. --- Хатыннар, нафталин исе җилли торсын дип, сандыктан күлмәкләрен алып бакчага чыгарып элделәр. Шәһри Казан |