НАУ’ШНИК и. рус сөйл. Радио, телефон, компьютер һ.б.ш. аппаратларда тыңлау өчен, колакка киелә яки куела торган махсус җайланма; колакчын. Ә залда утыручы депутатлар тәрҗемәне наушник – колак микрофоныннан тыңлыйлар. Б.Рәхимова. Депутатларның күбесе наушник белән тыңлый, чөнки татар телен белү дәрәҗәләре шактый түбән. Татарстан яшьләре. Зөбәрҗәт һәрвакыт, наушникларын киеп, музыка тыңлап утыра. Мәгърифәт |