НАТУ’РЩИК и. рус Рәссам сурәт яки скульптур сын ясаганда, аның каршында күчергеч, модель булып торучы кеше. Ә менә үзенең миңа натурщик булып утырырга бер генә дә буш вакыты булмады. Х.Якупов. Ләкин моның өчен натурщигы юк иде. Дөресрәге, натурщигы да табылыр иде, әмма түләр өчен акчаны каян аласың... Ф.Әһлиуллина. Шулай итеп, туганчы ук, әти картиналары өчен натурщик булганмын. Ватаным Татарстан |