НАТУРАЛЬ с. лат. 1) Чын, табигый; киресе: ясалма. Апабыз натураль ризыклар, натураль тукымадан тегелгән киемнәр генә кияргә ярата. Казан утлары 2) Акча кулланмыйча башкарыла торган; шундый ысулга нигезләнгән. Ул чорда, табигый, хуҗалык натураль булган, һәм бөтен авыл халкы диярлек эрләү, туку, тире эшкәртү белән шөгыльләнгән. Р.Фәхретдин. Натураль салым 3) Чынбарлыкка туры килә торган. Әллә кайда түгел, Чехов базарында, помидор-кишер алып торган җирендә һәм, әйтергә кирәк, бик тә натураль хәлендә очратты [ул аны]. Ф.Хөсни 4) мат. Уңай бөтен саннар күплегенә карый торган. Гадәти фонда ун чыгынты: алар бер, ике, өч, дүрт чыгынтылы төркемнәр булып урнашканнар. Ягъни натураль саннар рәтенең үзе инде. А.Тимергалин 5) Натурализм (1 мәгъ.) агымына караган, шуңа нигезләнгән. Рус әдәбияты тарихында «физиологик очерклар» жанры «натураль мәктәп» – реализм юнәлеше җиңүенә өлеш керткән кебек, Ш.Мөхәммәдевнең шул жанрга тартым әсәрләре безнең әдәбиятта шундый ук роль уйный. М.Гайнуллин, М.Гайнетдинов |