НАТУРАЛИ’СТИК с. 1) Натурализмга мөнәсәбәтле, натурализмга караган 2) Көнкүреш ваклыкларына игътибар итүдән гыйбарәт; чынбарлыкны тасвирлау, күрсәтү, сурәтләүдә гомумиләштерү булмаган. Шуңа күрә ул ире Атлины коточкыч җәзага тарта: үзенең Атлидан туган ике баласын үтереп, итләрен кыздырып иренә ашата (бик борынгыдан килгән натуралистик гомумэпик мотив!). Ф.Урманче. Һәм, киресенчә, мужик белән торуның авырлыгын, ямьсезлеген натуралистик детальләр ярдәмендә күрсәтә. И.Нуруллин. Рәссам һәм режиссёр, хәтта кайбер натуралистик детальләр кулланудан да курыкмыйча, революциягә кадәрге татар авылының шигъри образын иҗат итәләр, аның табигатенең гүзәллеген, шул гүзәллек фонындагы социаль тигезсезлекне күрсәтәләр. Г.Арсланов |