НАТУРАЛИЗМ и. фр. 1) XIX гасырның 60 нчы елларында барлыкка килгән, тормышның бөтен ваклыгын, нечкәлеген, бигрәк тә тискәре ягын күрсәтеп, иҗтимагый үсеш законнары белән кызыксынмаган әдәбият һәм сәнгать агымы. Мин натурализмга каршы. Тормыш кисәкләрен шул көенчә фотографияләп дөньяга ташлау юлы белән төзелгән әсәрләрнең кыйммәте юк. Г.Ибраһимов 2) Хәзерге цивилизация казанышларыннан баш тартып, табигатькә якын тереклек итү идеяләрен таратучы хәрәкәт |