НАСЫ’ЙП БУЛУ ф. Туры килү, нәрсәгә дә булса ирешү, нәрсәне дә булса тормышка ашыру. Ярый әле насыйп булган Елау Башны салып еллар иңенә, Насыйп булган көлү бәхет тоеп, Йолдыз яралганда күңелдә. Зөлфәт. Тавыкларга һичбер вакытта да болытларга җитү насыйп булмыйдыр! Г.Тукай. --- машина төзелешен дә, аны идарәләү алымнарын да бик ныклап өйрәнгән идем. Әмма «права» дип атала торган таныклык алу насыйп булмады. Идел

Насыйп булса Язган булса, Ходай язса, Алла боерса; боерган булса (теләк теләгәндә, нәрсә дә булса өмет иткәндә яки нәрсә дә булса эшләргә җыенганда, планлаштырганда әйтелә). Насыйп булса икән менә шушындый хан булу. Г.Тукай. Насыйп булса икән миңа кояш булу. Г.Тукай. Насыйп булса, синең белән очрашырбыз әле без. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә