НАСЫЙП и. гар. 1. 1) Язмыш, күрәчәк, тәкъдир. Гомереңдә хатын чырае күрмә, насыйбың салкын түшәк булсын! А.Гыйләҗев. Кешегә насыйбы килми калмый, имеш. Ф.Яхин // дини Аллаһ Тәгалә язган өлеш. Ходай насыйп итмәгәч, безгә бергә яшәргә язмаган. Г.Тукай

2) Пар, кәләш яки кияү. Иртә исләремдә, кич төшемдә – насыйпмы әллә югыйсә. Г.Тукай. Әй балам, үз насыйбыңны табып, парлы гомер кичерсәң иде. Казан утлары. Әй җаным, син минем насыйбымдыр инде. Казан утлары

3) Мөмкинлек, җай чыгу, туры килү. Насыйп чыкса, күрешербез

2. хәб. сүз функ. Язган булу, мөмкин булу. Әйттеләр: Син юкка ашкынма, Насыйпсың бары үз тиңеңә. М.Вәлиев

3. с. функ. Язган, мөмкин булган, өлешенә төшкән. Насыйп яр

Насыйп әйләсен Теләк сүзе буларак кулланыла: Аллаһы Тәгалә язсын, туры килсен, тормышка ашсын. – Һай хуҗа абзый, гафу, исемеңне белмим, әмма дә чын кеше булгансың икән! Мәңгелек җәннәтләр насыйп әйләсен үзеңә! – дип, хак күңелдән дога укып, «Әлхәм»не кушып җибәрдем. Р.Яхин. Насыйп кылсын к. насыйп әйләсен. Насыйп чыгу Дин буенча Аллаһы Тәгалә язган әйбернең кулыңа керүе яки кем белән дә булса тормышыңны бәйләү турында. Насыйбым чыкса, өйләнермен. Юк икән, аһ орудан мәгънә юк. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә