НАСТРОЕ’НИЕ и. рус сөйл. 1) Кәеф, хәзерге моменттагы рухи халәт. Кыскасы, мин сөйгән ярым белән урамда йөргәндә дә, хәтта аны кочагыма алып сөйгәндә дә, настроениегә карап дигәндәй, шигъри юлларның төрлесеннән әз-әзләп кенә аның нәни колакларына әйткәли торган идем. Ә.Еники. Бүген көне буе настроение булмады, эч пошты. Казан утлары

2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса мөнәсәбәт, гомуми караш. Җәмәгатьчелек настроениесе

3) Кешенең фикере, уй-фикернең юнәлеше; омтылыш, теләк. Күңел ачарга настроение булмау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә