НАСОС и. рус Сыеклык һәм газларны суырту, кудыру өчен кулланыла торган җайланма; суыргыч. --- күрше авылдан күренгән төтенне күзәтәләр, шуннан ук кычкырып: «Фәлән авыл яна, тизрәк насос куелган арба җигегез!» – дип хәбәр салалар. М.Мәһдиев. Тәндәге авыру пожарын Автомат насос кебек Басарга тырыша бу йөрәк ---. Х.Туфан. Двигательләрдә диафрагмалы яки пешкәкле ярдәмче насослар кулланыла. Тракторлар һәм автомобильләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә