НАРЯД и. рус 1) Нинди дә булса эшне үтәр өчен, язмача яки телдән бирелгән боерык, күрсәтмә. Инде көн саен бригадирларга кырдан кар баскан салам кибәннәрен ташырга наряд тоттыра башлыйлар. Ә.Еники. Мин бүген наряд алырга тагын соңга калдым. Г.Бәширов. [Секретарь] председательнең юлына аркылы төшеп, наряд бирүгә борынын тыкмасын. М.Мәһдиев

2) Эшнең төре, күләме күрсәтелгән, эш хакы түләү өчен нигез булып хезмәт итә торган документ. Анда әзер мехларны сортларга аералар, кләймә сугалар, сорты-сорты белән бәйләп, ящикларга салып, алдан килгән наряд буенча төрле шәһәрләргә озаталар. Ә.Еники

3) хәрби Хәрбиләр үти торган нинди дә булса эш, йомыш; кизү тору. Лагерьда командалык иткән старшина-сержантлар аларны, эшкә нарядлар биреп, тиз бастылар. З.Зәйнуллин. «Оҗмах!» диләр иде андагы нарядта булган солдатлар. Ф.Баттал

4) хәрби Нинди дә булса эшне башкаручы хәрби хезмәткәрләр төркеме яки подразделениесе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә