НАРО’ДНИКЛЫК и. тар. XIX гасырның икенче яртысында Россиядә: крестьяннар демократиясе идеяләре һәм Россиянең социализмга крестьяннар җәмгыяте аркылы күчүе өчен көрәш алып барган иҗтимагый-сәяси хәрәкәт. Аңла шуны: народниклык һәм социалистик идеяләр белән саташулар синең белән миңа һич килешә торган эш түгел. --- Ә чынлыкта ул нәрсәләр, ягъни народниклык, социализм турындагы мәсьәләләр шактый катлаулы бит. М.Галәү. Мине тагын шул рәнҗетте: синең ата-бабаң ягында урнашып калырга теләвеңне ул, елмаеп, «народниклык» дип атады. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә