НАРКО’ТИК и. гр. 1. 1) мед. Көчле тәэсирле, үсемлекләрдән яки синтетик юл белән ясала торган, вакытлыча йоклата, төрле авыртуларны вакытлыча баса торган исерткеч дарулар төркеме (мәс., морфий, хлороформ, эфир, әфьюн һ.б.)

2) сөйл. Наркоманнар куллана һәм һәрвакыт куллануга ияләштерә торган матдәләр (мәс., нәшә, әфьюн, марихуана һ.б.). Наркотиклар куллана башлады Равил. Х.Мөдәррисова. Наркотик ише тыелган товарлар белән сәүдә итү дә – миллион туплауда төп чыганакларның берсе. С.Сөләйманова. Әлеге исемсез наркотикны студентлар синтез ысулы белән ясаган. Татарстан яшьләре. Ләкин онытмыйк: озак вакытлар наркотик кулланганнарга сәламәтлекләрен тулысынча кире кайтару мөмкин эш түгел. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. 1) Наркотик булган; составыннан наркотиклар алына торган. Наркотик үләннәр

2) Наркотикларга мөнәсәбәтле; наркотиклар тәэсире белән барлыкка килгән. Бу егетләр наркотик матдә ясауда һәм аны куллануда гаепләнеп, җаваплылыкка тартылдылар. Мәгърифәт. Наркотик матдәләр ирләр белән хатын-кызларның генетик кодына, аларның организмындагы үзенчәлекләргә бәйле булу сәбәпле, ир-атларга һәм хатын-кызларга төрле дәрәҗәдә зарарлы тәэсир итә. Мәгариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә