НАРКОМАНЛЫК и. 1) Наркоман булу 2) Гел наркотиклар кулланырга теләк уята һәм организмның функцияләрен боза торган авыру, чир. Без инде республика, ил буенча сукбай балалар, рәшәткә артына керүчеләр, наркоманлык афәтенә юлыкканнар санын әйткәндә, колакны торгызырлык статистика килеп чыгар иде. Мәгърифәт. Шәһәргә күченгән яшь татар гаиләсе 1–2 бала үстереп, аларны безнең чорга хас эчкечелек, наркоманлык, рухи азу кебек афәтләрдән саклый алмый башлый. Безнең юл |