НАРКОМАН и. гр. мед. Наркотиклар кулланучы, наркомания белән авыручы кеше. Сабак, имеш, төрле җинаятьчеләр, наркоманнар арасындамы? Р.Зәйдулла. Якын көннәрдә Казанда наркоманнар өчен «Ислам» тернәкләндерү үзәге ачарга җыеналар. Татарстан яшьләре. Сугыш чыга калса, Русия армиясенә гарипләр, алкашлар һәм наркоманнар да алыначак, дигән хәбәрләргә «АиФ» гәзите аңлатма биргән. Мәдәни җомга |