НАРКОЗ и. гр. мед. 1) Махсус дару ярдәмендә кайсы да булса әгъзаның тою сәләтен, сиземләвен ясалма рәвештә туктату яки кешене бернәрсә дә сизмәслек хәлгә китереп йоклату. Күрше палатада ятучы танышыма операцияне наркозсыз гына ясаганнар. С.Сөләйманова. Нинди галәмәт бу: наркоз шаукымы бетмәгәнме, ниндидер зәхмәт яисә сихерме? Г.Гыйльманов. – Мин наркоздан уяна алмасам? – ди кыз, ак халатлы апасына кат-кат бер үк сорауларны биреп. Сөембикә

2) Авыртуны басу яки йоклату өчен кулланыла торган дару. Аны башта чалбарына чаклы калдырып чишендерделәр, беләгенә наркоз уколы кадап йоклаттылар, кулын бәйләделәр. Г.Ахунов. Наркозны кызганып кына бирделәр бугай, чөнки операция озакка сузылды, авыруның күп наркозны күтәрә алмау куркынычы бар. С.Сөләйманова. Аннан наркоз бирделәр, и һәм дә мин аңны җуйдым. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә