НАРЗАН и. [кабардинча «нарт-санэ» (нартлар эчемлеге, батырлар эчемлеге) сүзеннән]. Дәвалану өчен һәм аш-су әзерләүдә кулланыла торган табигый углерод диоксидына бай минераль су. Карт ел саен нарзан эчәргә, дәваланырга бара. Ш.Хөсәенов. Менә шушы нарзан чишмәсеннән генә дә көн саен егерме миллион литр чамасы су агызалар. Г.Мөхәммәтшин. Фатих Әмирхан аңа нарзаннан да өстенрәк икенче бер шифа тәкъдим итә. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә