НАРДУГАН и. фар. этн. 1) Елның иң кыска яки иң озын көннәре; кояш торгынлыгы көннәре (җәйгесе 21–22 июньдә, кышкысы 21–22 декабрьдә була). Бүген... Бүген иң озын төн бит... Нардуган бүген! Г.Гыйльманов. Кышкы нардуган. Җәйге нардуган 2) тар. Төрки-татарларда яшьләрнең һәм бала-чаганың төрле уеннар уйнап, кеше танымаслык итеп киенеп өйдән-өйгә йөреп, елның иң кыска көнен билгеләп үтү бәйрәме 3) Керәшен татарларында Раштуа белән Хач ману арасындагы бәйрәм көннәре; русчасы: святки. Ул [Рыбаков] мондый флейталарда нардуган тамашаларында егетләр уйнаганы турында яза һәм аны чибузга атамасы белән фонетик яктан бераз дөрес булмаган транскрипция аша бирә. Г.Макаров 4) диал. Яңа ел бәйрәме |