НАРГИЛӘ и. фар. Төтенен су аркылы үткәрә торган тәмәке тарту әсбабы; кальян, хурхур. Саргаеп, теткәләнеп беткән камыш келәмнәр җәелгән шул утыргычларның берсендә, аякларын бөкләп, бер төрек карты наргилә тартып утыра. М.Галәү. Кая карама урамнарда каһвәханә, эскәмияләрне урамнарга чыгарганнар, кызыл фәсле агайлар хозурланып кофе эчәләр, комган сыман савыт аша гыр-гыр китереп наргилә тарталар. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә