НАРАТЛЫК и. Нарат урманы, күпләп нарат үсә торган урын. Юлыбыз наратлык аша үтә. М.Мәһдиев. Наратлыкта мансардалы коттеджлар тезелеп киткән. М.Галиев. Ул [Хәлимә] инде ихатадан чыгып йөри, якындагы наратлык буеннан күркәләр җыеп кайта яисә Ак бабай янына – ат абзарына барып, картның ат чистартканын карап тора. Г.Гыйльманов |