НАРА’Т ҖИЛӘГЕ и. бот. Мәңгеяшел яфраклы, аксыл ал төсле чәчәк ата, җәелеп үсә торган куак; вак кына җиләге ачык кызыл төстә, ашарга яраклы; кызыл көртмәлек, саз чиясе; русчасы: брусника. --- иксез-чиксез сазлыкларда бу айда кара җиләк, нарат җиләге --- өлгерә. Э.Касыймов. Бу арада халык нарат җиләге җыю белән мәшгуль булды. Я.Зәнкиев. Нарат җиләген кыздырылган ит янына кушымта (гарнир) итеп тә бирергә була. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә