НАРАТ и. монг. бот. 1. 1) Озын ылыслы, йомры күркәле мәңгеяшел агач. Ишек алдым яшел нарат, бәйләп куйдым пар сары ат. Г.Тукай. Үр маңгаендагы нарат башлары күренә. Ә.Гаффар. Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Ә.Еники. Ябалак канатларын кагып нарат башына очып менә дә миңа карап кычкыра: – Уһу-һуу, – ди. М.Мәһдиев 2) Төзү материалы буларак шул агач. Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан. Г.Тукай. Манара үзәгенә дигән агач ботаксыз кара чыршы, я булмаса төз нарат булсын, ди. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Шул агачтан эшләнгән, ясалган. Ишанның өе янында зур нарат капка бар. Г.Тукай. Моннан бер ел элек кенә хуҗаларыннан бушаган бу таза нарат өйгә казённый төс кермәгән дә кебек әле ---. Ә.Еники. Улым белән без җиләк исле печәнгә сузылып яттык, мунча алдында каен миллеге, нарат тактасы исенә җир җиләкле печән исе кушылган. М.Мәһдиев ◊ Нарат сагызы (чәере) булу Һаман бәйләнеп йөдәтү, әрсезләнеп, кабат-кабат мөрәҗәгать итү |