НАРАСЫЙ и. фар. 1. 1) Бала, нәни бала, сабый. «Я Аллам, үзең кичер. Бу нарасыйга ярдәм ит, түземлек бир!» – дип, сыкрап теләк теләде. Я.Зәнкиев. Ике нарасыйның пар йөрәге бер булып тибә башлаган мәл иде бу. Г.Гыйльманов. Нарасыйның эчке дөньясын, аның нәрсәгә күңеле ятуын, һәвәслеген, төрле эшчәнлек төрләрен, көчен һәм мөмкинлекләрен өйрәнергә кирәк. Мәгърифәт

2) күч. Кечкенә бала кебек ярдәмчесез, көчсез кеше турында. Ул «нарасый»ның гүя бу эшкә катнашы юк: кәләшенә якын килергә куркып, кул кушырып утыра бирә. С.Сөләйманова

2. с. мәгъ. Кечкенә, бәләкәй, нәни, сабый, бик яшь. Ул – синең нарасый балалар уйнаган кузна кеби матур борыннарың! Г.Тукай. Күптән түгел генә чикәтаулар белән ана капландай сугышкан кыз атасын күрүгә нарасый балага әйләнгән иде. И.Хуҗин. Ул нарасый балаларның өсләрендә юка гына киемнәр. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә